ТОЛЫМ и. Үрелгән чәч. Рәсемнән, ягымлы гына елмаеп, бер кыз карап тора иде. Үреп салган калын толымнары аны ниндидер сер белән тутыра кебек иде. Х.Камалов. Беркайчан тарак йөзе күрмәгән, толымнарга үрелмәгән озын чәчләре, ат ялы сыман таралып, иңбашларына төшеп тора. Н.Фәттах |