ТОЛСТОЙЧЫЛЫК и. тар. Рус язучысы Л.Н. Толстойның иҗтимагый стройны патриархаль крестьянлык карашыннан торып тәнкыйтьләү, инкяр итү һәм явызлыкка көч белән каршылык күрсәтмәү, рухыңны камилләштерү идеяләре белән сугарылган дини-әхлакый тәгълиматы. Эсер Давыт Урманов реакция вакытында әле толстойчылык, әле философ ницшечылык якларына авып чайкала. Г.Ибраһимов. Аларның икесендә дә халыкчылык темасы толстойчылык карашлары белән үрелгән. Р.Ганиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә