ТОЛСТО’ВКА и. рус 1) иск. Биле бумалы озынча һәм киң калын ирләр күлмәге. Ишектән беренче булып Зиннәт абзый, аның артыннан --- кара бәрхет толстовка кигән кеше чыкты. Г.Галиев. Бер почмакта билле толстовка, ак киез эшләпә кигән таза бер адәмне ике милиционер тоткан. М.Мәһдиев 2) неол. Эчке кием яки спорт киеме буларак киелә торган озын җиңле, төймәсез трикотаж кофта. Рәсемле толстовка |