ТОЛЛЫК и. Тол булу, тол булып яшәү хәле. Җырның беренчесе тәмамланганда, күп кешенең күзендә яшь була, чөнки «герман» сүзе ата-бабадан килгән зур бәхетсезлек, ятимлек, толлыкны аңлата иде. М.Мәһдиев. Әкрен генә Бибисара толлык ярасын дәвалады: дөньяда ялгыз хатыннар бихисап, берсе дә тәгәрәп үлми, яши, ул да яшәр. Н.Гыйматдинова |