ТОЛ I с. 1. Ире яки хатыны үлеп, яңадан өйләнмәгән яки иргә чыкмаган. Моннан ике ай элек күрше авылдагы ике балалы тол иргә кияүгә чыккан иде. Л.Ихсанова. Ханымның тол икәнлеге ачыклануга, Вафа ул якка карамаска --- тырышты. Ханымны кыстамады, бокалын чәкештермәде – барыбер хәләле Шәмсия тол хатыннан көнләште. А.Гыйләҗев

2. и. мәгъ. Шундый ир-ат яки хатын-кыз. Ятим калган балалар да, ирсез калган толлар да, бөтен улларын югалткан әбиләр дә бәхетлеләр өчен шатланды. Р.Батулла. Әзме авылда алтышар-җидешәр баланы ялгыз үстергән толлар? Ф.Яруллин

3. рәв. мәгъ. Ире яки хатыны үлгәннән соң өйләнмичә яки кияүгә чыкмыйча, җефетсез. Фәхерниса карчык гомер буена эш яратты, малаем кешедән ким булмасын дип, тол көенчә тырышып карап үстерде. М.Мәһдиев. Мине үгилектә калдырмас өчен, әтием бүтән өйләнмичә, тол яшәде, мине үзе кадерләп үстерде. С.Сабиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә