ТОКЫМСЫЗ с. 1) Тумышы, чыгышы билгеле булмаган; нәселе булмаган. Мин ялгыз, токымсыз, нәселсез карчык булып бу дөньядан китәм... Р.Батулла 2) Чиста токымлы, саф канлы булмаган, катнаш токымлы. XIX гасыр азакларында Россиядә хәрби ат исәбен алу вакытларында, барлык атларның 60 – 65 проценты тәбәнәк токымлы, дөресрәге токымсыз буларак теркәлгән, ягъни аларның сыртларына кадәр биеклеге 1 аршын 14 карыштан артмаган. Безнең мирас |