ТОКЫМДАШ и. 1) Бер милләттән яки тамырдан булган нәсел вәкиле. Менә сина теләк-васыятьләрем. Иң беренче, үзеңнең --- татардан икәнеңне онытма. Вә икенчедән, бел: синең каныңда татар биләре, тарханнардан килгән Дым-Су ага. Ә тарханнар --- шул ук ханның токымдашлары, бер тамырдашлары. Р.Сибат. Шулай берчак токымдашлары Мөхәммәдне нык кына кысалар: пәйгамбәр булсаң, могҗиза кыл, Гайсә пәйгамбәр шикелле телсезне – телле, чулакны – куллы, сукырны күзле ит... Г.Хөсәенов

2) Башкасы белән бер үк төр хайваны, төрдәш хайваны



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә