ТОКЫМ и. 1) Хайваннарның нәселдән килгән билгеле сыйфатлары, үзенчәлекләре белән үз төреннән аерылып торган группасы; русчасы: порода. Ни хикмәттер, токымы шундыйга күрәме, башкорт аты, әйтик, немец яки хохол атларына караганда, бәдәнгә кечерәк тә, арыграк та, әмма инде чыдамлылыгына исең-акылың китәр! Ә.Еники. Израиль галимнәре йонсыз тавыклар токымы китереп чыгарган. Т.Сабирҗанов 2) сөйл. Гомумән җан иясе төре. Кырыла бүре токымы, кырыла. Р.Батулла. Әйдә, балакай, чанаңны мондарак китер, икәү күтәреп салмый булмас: яңа туган булса да, авырлыгы җитәрлек моның, ат токымы бит... Г.Галиева. Эт токымы гомер бакый адәм баласына тугрылыклы хезмәт итте. З.Мәхмүди 3) Бер бабадан килә торган нәсел вәкилләре, кардәш-ыру. Әйе, карчык бу дәү, сары егетне, үз нәселенә һич охшамаса да, чынлап ярата иде: барыбер аның токымы ич, аның каны! Ә.Еники. Хәмидулла токымы корырга түгел, җиргә нык басып, таза тормышта яшәргә исәпли иде. Р.Батулла 4) Тумышы-чыгышы белән нинди дә булса аерым бер катламга, социаль төркемгә караган затлар, кешеләр. Гомере буе эчмәгән-тартмаган, тапканын саклап тоткан, шуның аркасында гына ватанында «кулак токымы» дип тинтерәтелгән газизләренә булыша алган ул. Т.Әйди. Милләт язмышы монда гасырлар дәвамында формалашкан, асылда татарның зыялы катламын тәшкил иткән морзалар токымы тарихын яктырту ярдәмендә чагылдырыла. А.Әхмәдуллин 5) Билгеле заттан, төрдән һ.б. калган дәвамчы буын. Миннән татар токымы калмаячак, марҗаныкы йотачак. Н.Әхмәдиев. Каяндыр, очраклы рәвештә барлыкка килмәгән, без – борынгы һәм данлыклы халык токымы. Ш.Баһаутдин 6) геол. Җир кабыгы катламнарының билгеле бер төре; казылма минерал. Буровой көнне-төнне белми, гөлдер-гөлдер, дөбер-шатыр килеп эшли, ә әрсез борау каты тау токымын кимерә, җимерә башлады. З.Мәхмүди. Эшләгәндә, бер метр да егерме сантиметр биеклектәге таш токымы астында калып, тилмереп, күзгә карап ятучылар, гарип калучылар булды... Татарстан яшьләре ◊ Токымын корыту Берәр нәсел, зат вәкилләрен тәмам юкка чыгару. Татыр җәзасы, татыр көннәре алда ул имансызның. --- Менә әйткән иде диярсең, аһ-зарым барыбер Ходай Тәгаләгә барып җитәр. Каргышым токымын корытыр, боерган булса. М.Хәсәнов. Шаһ Гали мокыт ничә тапкыр кулга төште, ас-кис, токымын корыт иде... Р.Батулла |