ТОК-ШО’У и. ингл. Иҗтимагый, сәяси һ.б.ш. мәсьәләләр турында җәмәгать эшлеклеләре, белгечләр һәм башка затлар катнашында үткәрелгән фикер алышу һәм шул рухта әзерләнгән телетапшыру. Телевидениегә безнең күптөрле кызыклы тәкъдимнәребез бар: кызыклы тапшырулар, ток-шоулар оештырырга мөмкин булыр иде. Р.Вәлиев. Тормыш дәрәҗәсе аска тәгәрәгән чорда телевизор әйтерсең лә икенче бер дөньяда яши: анда гел бәйрәм, җыр, ток-шоулар, уен-көлке. Д.Гыйсметдин |