ТОКСИКОЛО’ГИЯ и. гр. мед. Медицинада агуларның физик һәм химик үзлекләрен, аларның тере организмга тәэсирен һәм агулануларны дәвалауны өйрәнә торган тармак. Мәгълүм булганча, бүгенге чорда иң зур ачышлар төрле фәннәрнең бер-берсенә тоташкан ноктасында ясала. Шуңа күрә ул фармацевтиканы да, токсикологияне дә нык өйрәнде. М.Маликова. Ашыгыч ярдәм өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр терапия, травматология, токсикология --- һәм башка юнәлешләр буенча --- кичектергесез ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакында фикер алышачак. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә