ТОКМАЧ и. 1) Ашка салыр өчен, җәймәне озынча итеп вак-вак кисеп ясалган камыр эшләнмәсе. Кунада ике җәймә токмач камыры әзерләнеп куелган. М.Хәсәнов. Коймак та пеште, чәй дә эчтек, Гүзәлия бик нечкә итеп токмач кисте ---. М.Мәһдиев

2) Шул вак-вак камыр кисәкләре салып пешерелгән шулпалы аш. Гадәттәгечә, кибеттән кайтуга, аш, ягъни токмач, өстәлгә менде. К.Тинчурин. Аннары, тын калып, итле токмач капкаладылар. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә