ТОЙГЫ и. 1) Эчке тоем; нәрсәне дә булса сизеп алу, интуиция. Вахит, үз күңелендәге тойгыдан котыла алмыйча, җаен табып, тукталыш будкасын урап-әйләнеп чыкты. Кем белә, бәлки, аның таныш эте шушы тирәдә йөридер?.. Г.Гыйльманов. Ишекне ачып керүгә үк, миңа сәер бер тойгы иярде, шул тойгыга буйсынып, йокы бүлмәсенә ташландым. А.Әхмәтгалиева

2) Хис. Син аны мәхәббәт, сөю тойгылары белән исерткәнсең. Ярату тойгысы көчле булганга күрә ахры, мин аны бөтен тәнем, рухым белән җырладым. Г.Кутуй. Син, шул матур тойгыга бирелеп, көне буе гаҗәеп бер җиңеллек хис итеп йөрисең, гүя күңелеңдә кояш нуры уйнап тора. Г.Әпсәләмов // Билгеле бер мөнәсәбәткә яки билгеле бер рухи халәткә хас булган кичереш. Алар шулай --- элегрәк бик үк сизелмәгән якынлык, туганлык тойгысы белән, Яңавылның яртылаш чирәм баскан киң урамыннан бардылар ---. Н.Фәттах. Ялгызлык тойгысы көчәйгән саен, Ләйсирәне ныграк сагына, катырак көтә иде. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә