ТОЗСЫЗЛЫК и. 1) Тозсыз булу; тозы булмау, тозы җитәрлек булмау. Имам кискән икмәкне сындырып авызына капты, чәйни башлады һәм аның тозсызлыгына төшенде. Ә.Сәлах

2) Төче тәм килү. Рөстәм иртәгесен --- авызында бер тозсызлык тоя. С.Җәлал

3) Тоз булмау; тоз кытлыгы. Сугыш елларында халыкны тозсызлык тилмертте

4) күч. Мәгънәсез, ятышсыз сүзләр куллану, урынсыз шаярту. Менә бу безнең драма әсәрләребезнең «тозсызлыгын», «чиле-пешле» икәнен күрсәтә. Т.Гыйззәт. – Сез ирегезне бик яратасызмы? – Без яратышып өйләнештек... – дип җавап бирде Илсөяр, сорауның тозсызлыгына гаҗәпләнеп. Ә.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә