ТОЗСЫЗЛАНУ ф. 1) Тозы юкка чыгу 2) күч. Мәгънәсез, урынсыз сүз сөйләү яки кылану, шаярту. Бәхтиярның ачуы йөзенә чыкты, кунакның әдәпсезлеге өчен оялгандай: «Тс-с, алай ярамый, зинһар, тозсызланма», – дип туктатты һәм капканы ачарга кушты. С.Сабиров. Нәзилә үз итеп кенә иренең аркасына суккалады: – Ярар инде, Рәсим, тозсызланма, өйдә ашатмыйлар икән киявемне, дип уйлар әнкәй, – дип куйды. А.Әхмәтгалиева Тозсызлана башлау Тозсызлану билгеләре сизелү. Экологлар, диңгез суы тозсызлана башлаган, дип хәвефләнә |