ТОЗСЫЗЛАНДЫРУ ф. 1) Эчәргә яраклы итү өчен яки техник максатларда, суны эрегән тозлардан арындыру, чистарту. Чаллы ТЭЦында суны термик тозсызландыру технологиясе белән эшли торган икемаксатлы деаэратор гамәлгә кертелде. Ватаным Татарстан. Монда төче суны, нигездә җайланмалар ярдәмендә, диңгез суын тозсызландырып алалар икән. Татарстан яшьләре

2) күч. Мәгънәсезгә, әһәмиятсезгә әйләндерү. Әлбәттә, һәр эштә чама кирәк. Артык тозлап җибәреп тозсызландырырга да ярамый. Ш.Галиев

Тозсызландырып җибәрү Бераз, берникадәр тозсызландыру. Фәкать муллалар сценасы, кирәгеннән артык көлү илә мәзах вә һөҗүдән чыгып, тәхкыйрь дәрәҗәсенә килеп җитеп, хикәяне бераз тозсызландырып җибәрмештер. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә