ТОЗСЫЗ с. 1. 1) Тозны бик аз салып яки бөтенләй салмыйча әзерләнгән. Тозсыз ашның нинди тәме булсын? К.Миңлебаев. Ул арада тозсыз пешерелгән ипи килеп җитте, төче коймак пәйда булды, су китерделәр... Г.Гыйльманов 2) күч. Мәгънәсез, ятышсыз, урынсыз яки әдәпсез (сүз, шаяру, кыланыш һ.б.). Тагын бер тозсыз җыр яңгырады. М.Мәһдиев. Телләрдә тозсыз мәзәкләр. Мәзәкләр оятсызрак булган саен, көлеш көчәя. Ф.Яруллин. Силушкин соңгы вакытта бераз җитдирәк, кырысрак йөри, тозсыз кәмитләрен дә киметте. С.Шәрипов 2. рәв. мәгъ. 1) Тоз салмыйча, тоз кушмыйча. Мин хәзер тозсыз ашамыйм бит, Гөлфинур. А.Вергазов 2) Тоздан башка. Тик менә тозсыз ничек яшәрбез? Р.Сәгъди 3. и. мәгъ. Мәгънәсез сүз сөйләүче, ямьсез кыланучы кеше. – Син әллә кайчан өйләнгәнсеңдер, балаларың үсеп җиткәндер инде. – Синең хәтлеләр. – И тозсыз! М.Хуҗин |