ТОЗЛЫК и. 1) Яшелчә, балык, уылдык һ.б.ш.ны тозлау өчен, тоз эретелгән су, тоз эремәсе. Иртән Глаша капчык сыман гимнастёркадагы үзенең көтелмәгән бәхетен кызганып куйды, аңа кыяр тозлыгы эчерде. Ә.Мушинский. Диабет белән авырганда, тозлы кәбестә тозлыгына бераз гына лимон суты салып эчү файдалы. Сәламәт булыйк! 2) Итле аш өресеннән ясалган соус. Арзанлы итнең тозлыгы татымый. Мәкаль. Ит белән эш тәмам булгач, кастрюльдән кружкаларына шулпа салып, шуны ашыкмыйча гына эчәргә тотындылар. Казакъча әйтсәк, бу тозлык та бик тәмле-үткер иде. Ә.Еники |