ТОЗЛЫ’-БОРЫЧЛЫ с. 1) Тоз, борыч һ.б. тәмләткечләр кушылган 2) күч. Бик ачы, үткер; көчле тәэсир итә торган. Аларның тозлы-борычлы сүзләре Иван колагына да килеп иреште. Р.Батулла. Үло кырыс, җитди яза, Юриның хикәяләре һәм повестьлары исә шактый ук тозлы-борычлы, халыкчан юмор белән сугарылган ---. Т.Әйди |