ТОЗЛЫ с. 1. 1) Үзендә тоз эрегән, тозы булган яки тоз салынган. Фәниярның суга өйрәнмәгән тәне өши, ләкин барыбер дулкыннар кочагыннан чыгасы килми. Авызга, борынга тозлы су тула, сулыш кысыла, әмма рәхәт. Ф.Яруллин 2) Тозы артык салынган. Фу, бәлешең тозлырак булган түгелме? А.Гыйләҗев. Иң беренче итеп, күпләр тарафыннан сыналган чара – ашың тозлы, дип бәйләнде. Ф.Яруллин 3) Саклау өчен тозланган, тозлап куелган. Хәят тавыш-тынсыз гына киенеп чыгып китте һәм ун минуттан тозлы балык алып кайтып, кискәләп куйды. Ф.Садриев. Ул үзенең булдыксызлыгыннан гарьләнә, пешекче кыз янына буш кул белән кайтырга ояла, шулай ук складтагы тозлы итне алырга да хурлана иде. Р.Вәлиев 4) Тозлап әзерләнгән. Анда, баз уртасында, зур мичкә белән тозлы кәбестә утыра. З.Зәйнуллин. Күршеләрнең кыш буе өстәленнән тозлы кыяр, тозлы кәбестә, тозлы гөмбә өзелми. Н.Гыйматдинова 5) күч. Үтемле, үткер, тәэсирле. Аннан үзенең нинди хәвефтән исән-имин калуын аңлап булса кирәк, бер тозлы сүз әйтте. М.Мәһдиев 6) күч. Артык кыйбат. Туфлинең --- хакы да бик тозлы икән. С.Рәфыйков 2. рәв. мәгъ. күч. Нык тәэсир итәрлек, көчле итеп. Татлы хыялларым шундук бүленде: акай күз, тозлы гына итеп, минем борынга берне кундырды. Чаян ◊ Тозлы су Күз яше. Тозлы су агызу Елау, балавыз сыгу. Болай булгач шатланырга, көләргә кирәк, ә ул, тинтәк кыз, елый. Күзеннән тозлы су агыза. Ф.Хөсни. Тозлы су сипкәннәр к. тоз сипкәннәр. Соң, читтә ялгыз башыңа рәхәт кенә бит, нигә кайтасың, ни калган сиңа монда, әллә тозлы су сипкәннәрме? С.Поварисов. Өйдән кеше гел өзелеп тормады. Тозлы су сипкәннәр, диеп уйларсың. Р.Гаязетдин |