ТОЗЛА’У ф. 1) Ашамлыкка тәм кертү өчен тоз кушу, тоз салу. Еш кына лекцияләрдән шулхәтле ачыгып кайтабыз, бәрәңге пешкәнне көтәргә сабырлык җитми, суганны турыйбыз да, үсемлек мае белән аш серкәсе сибеп, нык кына тозлап, кара ипи белән сыпырабыз гына. М.Маликова. Әлеге дә баягы бер түшкә каз янына тозлап пешерелгән карт тавык, ике дистәләп «каты» күкәй, ике түгәрәк ипи, шешә белән сөт, банкасы белән каймак, яшелчә, алма белән груша... Р.Гаязетдин 2) Нәрсәнең дә булса өстенә тоз сибү. Бер олы кайнар бәрәңгене алып, мул итеп тозлап, авызын тутырып капты. Ә.Еники. Пешкән кукурузны тозлап ашыйлар, тәмле... Р.Кәрами 3) Берәр нәрсәне, озак вакыт саклаганда черемәсен, бозылмасын, кортламасын өчен, вак тоз белән аралаштыру, тоз сибү, тоз сеңдерү, тозлы суда тоту. Бу авыллар заманында гөр итеп йорт сырасы, сало ясап, гөмбә тозлап, --- әйләнә-тирәдәге татар белән әвәрә килеп яшәгәннәр дә Бөек Ватан сугышыннан соң кинәт егәрсезләнеп калып бушаганнар. М.Мәһдиев. Ашап-эчеп бераз кәефләнеп алгач, алар икәүләп балык тозларга керештеләр. Ф.Яруллин 4) күч. Нәрсәне дә булса озак файдаланмыйча яткыру, озак үзендә тоту яки кирәкмәгәнгә саклау, кулланмау. Ул, йөзе кара, минем бер предложениене өч ай буе кесәсендә тозлап йөртте-йөртте дә хәзер, кайбер үзгәртүләр белән, үзенеке итеп эшләгән. Г.Кутуй. Ул дипломны тозлап куймаслар бит инде, быел бирмәсәләр, икенче елны бирерләр. З.Мәхмүди 5) күч. к. тозлап-борычлап (2 мәгъ.). Мин синең хатыныңа тозлап, тәмләп хат яздым. Р.Батулла 6) күч. Бармыйча, кермичә калу; ташлап, качып китү. Шушы сәгать ярым вакыт эчендә моңа кадәр бу картның лекциясен «тозлап» йөрүемә үкенеп утырдым. Л.Ихсанова. Йоклый-йоклый лекция язып, көчкә түзеп утырасың да: «Болай булмый», – дип, калган парларны «тозлап», өйгә кайтып авасың. Р.Газизуллина Тозлап алу Бераз тоз тидерү Тозлап бетерү Тозлау эшен тәмамлау. Бабай, әбекәй, кыярны тозлап бетердегез дәме әллә? А.Хәйретдинова Тозлап җибәрү Тиз генә тозлау; аз гына тозлау. Кыярын, гөмбәсен, кәбестәсен тозлап җибәрәләр – телеңне йотарсың. Д.Салихов Тозлап җиткерү Тиешле дәрәҗәдә тозлы итү Тозлап карау Булу-булмавын тикшерү-сынау өчен тозлау. Алдан ук әйтеп куябыз: тозлы карбыз һәркемнең дә күңеленә хуш килмәскә мөмкин. Шуның өчен башта 1 – 2 банка гына тозлап карагыз. Сөембикә Тозлап кую Алдан ук яки тиз генә тозлау. Алдагы атнада, базардан алып кайтып, берәр чиләк кыяр тозлап куярга кирәк. М.Мәһдиев. Мин инде чормага әллә ничә пот балык тозлап куйдым. Ф.Яруллин Тозлап тору Даими, һәрвакыт тозлау; хәзерге моментта тозлау; тозланган хәлдә тоту. Балыкны алдан бераз тозлап торуны Аяз абый үзе өйрәтә ---. Б.Рәхимова Тозлый башлау Тозларга тотыну. Кыяр-помидор тозлый башласа, бөтен дөнья банкалар белән тула. Сөембикә Тозлый төшү Тозны гадәттәгедән артыграк салу; беркадәр тозлау |