ТОЗЛА’П-БОРЫЧЛАП рәв. 1) Тоз һәм борыч салып. Кеше көченнән тамак туйдырып, Бәлешләр ашап тозлап-борычлап [мулла йөри]. М.Гафури. Вәзир бу юлы да тозлап-борычлап пешерелгән тел алып килгән. М.Әмирханов 2) күч. Бик ачы, үткер, тәэсирле итеп; көчле тәэсир итә торган сүзләр кыстырып. Ә хәзер бар, ике-өч битлек кенә фельетон язып китер. Тозлап-борычлап яз, мәчет җылый, дип провокация таратучы обывательләрнең авызын томаларлык булсын. Ә.Еники. Тозлап-борычлап туйганчы сүгенде, Замир ягына явыз итеп карап: «Син нәрсә, мине миңгерәү сарык дип беләсеңме?» Т.Галиуллин 3) күч. Җиренә җиткереп, тиешенчә, шәп итеп. Мортаза! Мин бу ел рабфакны тозлап-борычлап тәмам итәм. Һ.Такташ. Кичә каты сугыш булды. Немецларны тозлап-борычлап пешердек. Г.Кутуй |