ТОЗЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. тозлау . Ара-тирә борынга җир исе килә: имән урманындагы көзге җир имән мичкәдә тозланган ак гөмбә исен бәреп утыра. М.Мәһдиев. Гөмбә янына тозланган помидор белән сало да туралган иде. Р.Гаязетдин

2) Үзенә тоз сеңү, тоз утыру, тоз белән аралашу. Кайвакытларда шундый янарга-пешәргә туры килә, гимнастёркалар тозланып ката. Г.Кутуй. Бик пөхтә итеп чөйгә элеп куелган теге ямаулы --- чалбарын һәм аркасына астар тегелгән (бусы арка тире белән тозланып тиз тузмаска) күлмәгенең тузанын кагып, әкрен генә киенде. Ә.Гаффар

3) Гомумән тоз белән катнашу, составындагы тоз күләме арту. Аның күз яшьләре тамган җирдә үләннәр көйгән, гөлләр каралган, чишмәләр тозланган. Ф.Яруллин. Һашим учына аккан күз яше белән әзрәк тозланган суга иреннәрен тидерде. Т.Гарипова

Тозлана башлау Тозлану билгеләре сизелү. Яшәүчеләр шулай ук соңгы вакытта артык тозлана башлаган суга зарландылар. Ютазы таңнары

Тозланып бетү Тулысынча, бөтенләй тозлану. Ардуанов, грузчик заманнарда тозланып беткән иске фуражкасын кулында йомарлап, әртилчеләренең сүзен тыныч кына тыңлый ---. Г.Ахунов. Уй-хатирәләргә батып, җылытырга куйган ашын оныткан түгелме! Кайный торгач кыркуланып, тозланып беткәндер. Р.Камалетдинова

Тозланып җитү к. тозланып бетү

Тозланып тору Тозланган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә