ТОЗЛАК и. 1) Коры далаларда, чүлләрдә тозлы су кипкәннән соң тупланып калган тоз ятмасы. Израильнең мактанычы булган Үле диңгез дә ел саен бер метрга саегып бара һәм тиздән тозлакка әйләнәчәк. А.Тимергалин. Һуннарның җирләре, күлләрдән һәм тозлактан гыйбарәт булып, утрак тормышка яраксыз. Фән һәм тел 2) Туфракның коры зоналарга хас, гумуска ярлы, балчыклы, тозлы төре. Янә урыны белән тозлак (солончак) яки катыр (солонец) туфрак төрләрен дә күрергә була. А.Фәткуллин. Тозлак үсемлекләре бергәлекләре коры климатлы өлкәләрнең түбәнлекле урыннарында һәм диңгез буйларында формалаша. Физик география 3) бот. Алабутачалар семьялыгыннан икеҗенесле чәчәкле, чүлләрдә, ярымчүлләрдә, тозлы туфракта үсә торган берьеллык үлән, куак, ярымкуак яки ярымкуакчыл үсемлек; русчасы: солянка. Ярымчүлләрдә һәм чүлләрдә тәбәнәк әрем, кылган, тозлаклар үсә. Материклар һәм океаннар географиясе |