ТОЗАКЛЫ с. 1) Тозак куелган; тозак белән эшләнгән. Тозаклы юл. Тозаклы ау

2) күч. Мәкерле, хәйләле

3) күч. сир. Бикле, тыелган. Дилең [күңелең, акылың] өчен телең булсын тозаклы. Дәрдемәнд. Күңелебез тозаклы, телләребез йозаклы, дигәндәй, безне кемнәр күрсеннәр дә кемнәр белсеннәр? Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә