ТОЗАК и. 1) Кыргый кош-киекләрне тоту өчен, аларның муенына яки аягына уралырлык итеп куела торган ятьмә, җеп, тимерчыбык һ.б.ш.дан гыйбарәт ау. Урман аланы тиздән кошларның өзгәләнеп кычкырган авазы белән тулган: – Бер кисәк иткә алданып, тозакка эләктек, – дип каркылдашкан каргалар. Әкият. Алар арасында энә-җеп, уймак ише вак нәрсәләр, без, хәтта шөшле, урак, пычак, хәнҗәр, кайчы, йозак, ау тозаклары, сызгыра торган ук башлары --- һәм башка әйберләр бар иде. А.Тимергалин 2) күч. хәрби Төрле яшерен юллар белән оештырылган камау, камалыш, чолганыш; шуннан гыйбарәт тактик алым. Җиһангир, --- чиксез кыюлык белән һөҗүм итте, чигенде, тагын һөҗүм итте, ә гитлерчылар, бер-бер тозакка эләкмәс өчен, --- вак төркемнәргә бүленмичә, тәртипсез ата-ата, юлларын дәвам иттерделәр. Г.Әпсәләмов. Иң башта килә торган танк та, тезмә юлдан читкә тайпылып, арты белән яртылаш сазга чумып бара. Мостафинның эченә җылы керде: мин аларны шушы тозакка эләктерер өчен чигендем, дип акланырга була хәзер. Х.Камалов 3) күч. Кемгә дә булса зарар китерү өчен, алдан уйланылган хәйләле-мәкерле гамәл. Атаң белән кайнатаң ул арада сиңа әллә кайчан тозакны корып куйган, --- ришвәтләр бирә-бирә, тамга җыйган була. Г.Ибраһимов. Ләкин Б.Гайсиннан качкан Хәләф тиктомалдан гына икенче бер тозакка килеп капты. Ул баскычтан ах-вах килеп өске катка күтәрелгән Рауза ханымга килеп бәрелде. Х.Ибраһим |