ТОЗ и. 1) Ашамлыкны тәмләү өчен кулланыла торган ак кристалл рәвешендәге минерал. Бервакыт без, шаярып, кызларны көлкегә калдыру өчен, тегеләр күрмәгәндә генә, боткага күп итеп тоз салдык. Х.Камалов. – Соңгы тапкыр, – дип пышылдады һәм Асафны суырып үпте – егет аның кабарынкы иреннәрендә исерткеч тоз тәмен тойды ---. М.Мәһдиев 2) хим. Гадәти шартларда суда эри торган ионлы төзелешле кристаллар рәвешендәге химик кушылма төре. Экспедиция Карабугаз култыгын өйрәнеп, тирәнлекләрне үлчи һәм аның төбендә глаубер тозы ятмалары барлыгын ача. Фән һәм тел. Ашказаны, эчәк авыруларыннан сихәт бирә торган «Ижевск» минераль сулары хлорид, сульфат катнашмасына һәм кальций, натрий тозларына бай. Ватаным Татарстан 3) күч. Сүзгә, нотыкка эчтәлек үткенлеге бирә торган төп фикер, төп мәгънә. Корыган агачның суты, мәгънәсез сүзнең тозы булмас. Мәкаль. Сәлим мәҗлесләрне бик ярата. Ләкин үзендә булсын, кешедә булсын – исерә, сүзенең тозы юк, җырының көе юк. Казан утлары ◊ Тоз сипкәннәр Кешеләрне күпләп үзенә тарта торган урын турында. Әнә, урып җыюны тәмамлауны сәбәп итеп, кәеф-сафа корырга ашкынган кайбер агайлар, хәзер уңга-сулга карамыйча, Үгез Салихы йортына элдертәләр генә, малай. Тоз сипкәннәрмени, көннәр буе шунда яталар. И.Диндаров. Тоз ялаткандай к. тоз сипкәннәр. Комсомол җыелышы буласы көн җиттеме, тоз ялаткандай, Әптери гел шул тирәдә бөтерелә. Ф.Хөсни. Тоз өстенә торма «Кайгы өстенә кайгы, борчу өстенә борчу» мәгънәсендә әйтелә. Бу хәл [Зыяның авыруы] аның анасына тоз өстенә торма дигәндәй тәэсир итә. Г.Ибраһимов |