ТОҖЫРУ ф. диал. 1) Эшләү, эш чыгару, берәр эшне җиренә җиткереп башкарып чыгу, булдыру. Мужик сәнәгенә калсаң, бернәрсә дә тоҗырып булмый... М.Галәү. – Замполит, алай булмый, аны тоткарламагыз! – дип кычкырды Черняев. – Нигә булмасын? – Турыга барып ни тоҗырасың? – Мин дә турыга дип әйтмим. Х.Камалов. Малайларым бик әллә ни тоҗырырлык булмасалар да, хатын сайлый белделәр анысы: киленнәрем икесе дә акыллы, тырыш. Шәһри Казан

2) Эшлекле, белдекле булып күренеп, эшне бозу. – [Машиналар] дүртәү генә булган ла! – Тоҗырган икән [тәэминатчы]! – диде Гушанов. Ш.Бикчурин

3) Куып чыгару. [Апаң] ничәмә-ничә яшь журналистны редакциядән кудырды бит... Мине дә шулай тоҗырмакчы. А.Гыйләҗев. Өйдән тоҗыру. Эштән тоҗыру

4) Майтару, кыру. Ну, нәрсә тоҗырасың болай йөреп?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә