ТОҖЫМ и. 1) Үрмәкүч пәрәвезенең көз көннәрендә һавада очып йөри торган бик нечкә җепселе. Ә бу пәрәвез көз көне һавада оча торган юка җеп – тоҗым гына түгел шул инде... Х.Ширмән. Октябрь башында да, әбиләр чуагындагы кебек, сукаланган басу өсләрендә тоҗым җепләре уйнаклый иде әле. В.Гали 2) Ике багана яки терәк арасына тарттырылган аркан, тимерчыбык, бау һ.б.ш. Тоҗым сузу. Тоҗым тарттыру |