ТОҖРАЙТУ ф. диал. Күзләрне зур итеп ачу, акайту. Иманкол хаҗиның өлкән хатыны --- күзләрен тоҗрайтып, яшел бизәкле алъяпкычына битендәге эре бөрчекле тир тамчыларын сөртә. К.Нәҗми. Күзләрен тоҗрайтып, Нурмөхәммәт килеп керде. С.Кудаш. Алар бит Рәсәй тарафларыннан килгән хатын-кызга аеруча каныгалар, күзләрен тоҗрайталар да, кайда мөмкин, шунда тозак куеп, эзәрлекләргә тотыналар ---. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә