ТОЕМЛА’У II и. Тою, сизү халәте; сиземләү хисе; интуиция. Сабые йомшак иреннәре белән күкрәккә орынуга, үзеннән балага сулкылдап яшәү көче агылганын тоемлау гына калды, аргы яктан чытлыкланып көлешкән тавыш ишетелмәс булды. М.Маликова. Чыннан да, моңа кадәр хәвеф-хәтәрдән исән чыгуларында Мөнирҗанның табигый тоемлавы, оста манёврлары роль уйнамый калмагандыр. Н.Әхмәдиев |