ТОЕМЛА’У I ф. 1) Бераз тою, сизгерлеге булу. Авыртуны тоемлау

2) Тоярга тырышу; чамалау, сиземләү. Ошбу каршылыклы тойгылар, күрәсең, аның тормышчан гадилегеннән, үз чорын тирәннән сөреп, аңлап, киләчәкне тоемлап, иҗатында шуның чаткыларын чагылдырып кала алу сәләтеннән килә торгандыр. И.Гыйләҗев

Тоемлап алу Тиз арада тоемлау. Сөләйман паша ризалыгын бирә бирүен, әмма ханның хәйләсен бик тиз тоемлап ала. М.Әмирханов. Җитәкче кешенең эшкә карашын коллектив бик тиз тоемлап ала. Шәһри Казан

Тоемлап кую Кинәт, бер тапкыр тоемлау. Шулай да соңгы җыры яңгыраганын һәр тамашачы сизде, Салават та тоемлап куйды ахрысы. А.Шәймәрдәнов

Тоемлый башлау Нәрсәнедер тоемлау барлыкка килү. Ул үзенең кеше икәнлеген беренче тапкыр менә шушында кабат тоемлый башлады. Ф.Яхин. Аның аяк бармаклары селкенә, чеметкәләп алуларны тоемлый башлый. Иделем акчарлагы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә