ТОЕЛУ ф. 1) Сизү органнары белән кабул ителү. Бит очлары алсулана, бөтен тән буйлап кайнарлык йөгерә, җиңелчә рәхәт арыганлык тоела. Г.Бәширов. Яланаякка су башта салкын тоелды. Н.Фәттах

2) Билгеле бер эш-хәрәкәткә, билгегә һ.б.ш. нәрсәгә охшатып кабул ителү. Алардан чыккан тавыш машиналардан чыккандай тоела. А.Алиш. Хәсәнгә имән өстәл дә йомшак ястык кебек тоелды. А.Расих

3) Субъектив рәвештә (чынлыктагыдан зуррак яки кечерәк, матуррак яки ямьсезрәк һ.б. булып) кабул ителү. Мәрьямгә агачларның яфраклысы чагыштыргысыз матуррак тоела иде. М.Маликова. Опера театры мин көткәнгә караганда кечерәк тоелды. Ф.Яруллин

4) Билгеле фикер тудыру, билгеле тәэсир ясау. Минем гомумән аракы эчмәвем аңа бик сәер тоелды бугай, колакларына ышанмыйча, беравык гаҗәпләнеп карап торды. С.Сабиров

5) Күзаллану, уйланылу. Язгы иртәләрдә, күн сумкасын асып, кыр юлына чыкса, тургайлар җырын ишетсә, каршысына Әптерәй кайтып килер төсле тоела иде. Г.Сабитов

6) з.-сыз Үзеннән-үзе сиземләнү, сизелү. Сынауларын бирә алмыйча хур булыр төсле тоела. Ф.Яруллин. – Кайчан да булса бер очрашырбыз кебек тоелса да, биредә үк булыр дип уйламаган идем, – диде ул, кызның кулыннан әйберләрен алып. Г.Бәйрәмова

Тоела башлау Бер-бер хәлдән яки күпмедер вакыттан соң башкача булып тоелу. Хәзер миңа Фатыйма белән Әркәнәй карчык өрәк булып түгел, нахакка җәберләнгән мескеннәр булып тоела башлады. Г.Бәширов. Тора-бара бу мәҗлес кызыксыз һәм мәгънәсез тоела башлады ---. А.Гыйләҗев

Тоелып китү Кинәт кенә тоелу; кыска вакытка, азга гына тоелу. Хәтта бер корымланган кисәктән төтен исе килгәндәй тоелып китте. А.Тимергалин. Зөһрә Фатыйма карчыкка үз киленедер сыман тоелып китте. М.Кәбиров

Тоелып тору Хәзер, шушы вакытта яки һәрвакыт тоелу. Сизелеп-тоелып тора: Кәшһәк ханбикәгә ярарга тырыша, чама хисен югалтканын да сизми ахры. М.Әмирханов. Ләкин кызыгы шунда: Нурихан абый үзе булмаса да, аның рухи энергетикасы Дәрвишләр бистәсеннән үк сизелеп, тоелып тора иде. Б.Рәхимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә