ТОВАРЛЫКЛЫ с. 1) Товар итеп сатылырлык, үтемле, базарлыклы. Сәламәт сыердан гына сәламәт бозау, югары товарлыклы продукция алырга була. Р.Исмәгыйлова. Алты айда нефть-газ-химия комплексы буенча товарлыклы продукция сату күләме 245,9 миллиард сум --- тәшкил иткән. Ватаным Татарстан. Товарлыклы әйберләр. Товарлыклы культуралар 2) Сату өчен җитештерелә торган. Сату өчен товарлыклы йөзем үстерүдән тыш, алар үзләре өчен дә еллык яшелчәсен, җиләк-җимешен әзерли, терлек тә асрый. Т.Әйди. Аерым алганда, көненә 100 тонна товарлыклы сөт җитештерү, 100 тонна ашлык үстерү, шикәр чөгендере игүгә йөз тотып эшләргә кирәк. Кайбыч таңнары |