ТОВАРЛЫК и. 1. Товар буларак югары кыйммәтлелек; сату өчен яраклылык. Базарда сыерлар күп булган, ә алырга атлыгып тормыйлар икән. Безнең сыер тирәсендә йөрүчеләр күп. Тик малкайның «товарлыгы» юк: мөгезләр сугып төшерелгән, койрык кисек, янбаш янтайган... Казан утлары 2. с. мәгъ. Товар итеп сатылган яки сатылырлык; ихтыяҗ тудырырлык. Агач кәүсәсен, тамырын һәм ябалдашын механик, механик-химик һәм химик юл белән эшкәртеп, товарлык материаллар җитештерелә. Төзү материаллары. Шул ук вакытта товарның кулланылышта булмавы, товарлык кыйммәтен югалтмавы, пломба, ярлык кебек әйберләре саклануы шарт. Әгерҗе хәбәрләре |