ТОВАРЛАШТЫРУ ф. Сәүдә әйләнешен реаль товар белән тәэмин итү, акчаны товарга әйләндерү. Ярый әле безнең акча күп түгел, тегене-моны алырлык кына. Соңгы көннәр дип, рупияләр, пайсларны Тибет базарында «товарлаштырдык». М.Мәһдиев. Ай башында тасма итеп бирелгән талоннарны «товарлаштыру» өчен, ярмасына, итенә-маена, хәтта балалар колготкиена чират торулар дисеңме. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә