ТОВАР и. төрки 1) икът. Алмашу, сату, сәүдә әйләнешенә кертү өчен җитештерелгән әйбер, продукт

2) Көнкүрештә кирәкле һәм сатыла торган әйбер, сатыла торган мал – сәүдә предметлары. Сәүдәгәр шәһәрдән товар алып кайтып, шуны сатып көн күрә. Әкият. Сууре Яани халкы шәһәрчә киенә, кибетләрендә киң куллану товарлары, хәтта бу көннәрдә бөтен СССРда җитешмәгән сөлге, оекбашлар да тулып ята. Т.Әйди

3) Сәүдә, җитештерү һ.б.ш. максатлар белән берәр урынга озатыла торган йөк. Мөһаҗирләр һәммәсе исән-сау килеш Казанга барып җиттеләр һәм, берничә товар вагонына төялеп, Одессага юл тоттылар. М.Галәү. Товар поездына паровоздан соң ук тәрәзәләре тимер рәшәткәле өч вагон тагылган була, аларның баштагы икесе зэклар өчен, ә иң соңгысы арестантларны озата баручы каравыл өчен икән. А.Тимергалин

4) Сатыла торган продукциянең аерым төре. Бакчага кирәк-яракны кайтарып бетергәч, алар Кашкарый белән хуҗалык товарлары кибете янына китәләр. М.Маликова. Киләсе елга авыл хуҗалыгы товарларына бәя арту мөмкин. Г.Галәметдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә