ТОБА и. 1. 1) Елга, күл һ.б. сулыкларда аеруча тирән урын, упкын, чоңгыл. Ялтырап яткан Идел өстен чуарлатып, салмак кына саллар ага. Тирән тобаларга, чоңгыл урыннарга көймәләре белән балыкчы бабайлар утырганнар ---. Т.Гыйззәт. --- ятьмә белән сөрә-сөрә, Хәсән тобасы төбендәге утырык комлыкны әйләнеп узгач, инешнең шуннан соңгы тарайган, --- ургылыплар торып аккан төшенә җиткәндә, ул --- ятьмәсен тотып, тымызыграк урыннарны --- сөзеп баручы Тимерче Сөләйманнан беркавым аерылып торды. Ә.Гаффар

2) Бик тирән табигый чокыр. Хәтерлисеңме, сине текә ярдан тобага чөймәкче идем. Миннән озаттырмаганың өчен. Н.Гыйматдинова

2. с. мәгъ. Тирән. Ваем төбе тоба су, батарсың да китәрсең, Тәвәккәллеккөймәдер, ишәрсең дә кичәрсең. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә