ТИЯК II и. диал. 1) Атларның яше һәм җенесе ягыннан беришле аерым төркеме өчен махсус көтүлек. Ат әйләнеп тияген табар, су әйләнеп улагын табар, ир әйләнеп илен табар! Р.Батулла

2) күч. Туган җир, туган туфрак. Табынганы – Күк – Тәңредер, Очар коштыр, Сагынганы – туган тияктер... Бу дөньядан аңа берни кирәк түгел, Ул дөньяга, бәлки, кирәктер. Г.Морат. Зыянчура тиягендәге Байдәүләт авылын, Сүрәм елгасын сагынып кайтканда, кызыкай, авыл баласы булып, бер кинәнеп яшәп ала. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә