ТИЯК I и. 1) Элмәк кидерү өчен аркылы агач. --- өй эче, аның бар почмаклары, идән, түшәм ярыклары, тәрәзә яңаклары, таш келәтне хәтерләткән алгы якның чөйләрендәге вак-төяк төенчекләр, --- сугым элә торган тиякләр, бер сүз белән әйткәндә – һәрнәрсә яңа, әле генә пешеп өлгергән яшь, беренче бәрәңгенең күңел кылларына кагыла торган әчкелтем-төчкелтем рухияте белән сугарылган иде. А.Хәлим // Берәр үзәккә, кендеккә һ.б.га беркетелгән махсус келә, аркылы таяк яки рычаг. [Буровойда] яңа вахтаны хезмәт урынында каршылыйбыз дип торганда, элеваторның тияге сынып чыкты. Г.Ахунов

2) Кармак сабындагы алка. Сары Пышлак торды, ыштанын каккалады, кармак таягы белән тияген иелеп алды. Ә.Гаффар

3) иск. Төймә урынына кулланыла торган озынча агач яки сөяк кисәге. Муенга элмәктияккә ялау. Әйтем. Һәр кыяташ, һәр сөякле тияк, Һәр тамчы су монда кансырый. Ф.Гыйззәтуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә