ТИЮ ф. 1) Берәр нәрсәгә бәрелеп туктап калу яки шундый торышта булып алу; икенче бер әйбергә кагылу, орыну яки терәлү. Тешләре тешкә тимәгән, бөтен гәүдәсе калтырап торган Газига җылыну өчен бик ярап куйды ул йөгерү. М.Хәсәнов. Бәхете бар икән мескен болан баласының. Аз гына түбәнгә йөзеп, тояклары чак-чак кына каты җиргә тиюе була, бер-ике талпынуда ярга эләгә. С.Шәрипов

2) Берәр ноктага яки чиккә җитеп терәлү. Күпме вакыт йомшак урын-җир күрмәгән һәм тәмам хәлдән тайган Фәгыйлә башы мендәргә тию белән изрәп китә, күз кабаклары авырая, татлы йокыга тала башлый. С.Сабиров. Малай башы түшәмгә тигән зур суыткыч, матур шкафлар куелган иркен кухняда авыз эченнән көйли-көйли йөренде. Р.Фәизов

3) Атылып, очыртып җибәрелгән нәрсә билгеле урынга эләгү, туры килү. Снарядлар танкның берсе бер ягында, икенчесе икенче ягында шартлады. Өченче снаряд танкның нәкъ алдына тиде. Х.Камалов. Шулай да бертуктаусыз атылган йөзләгән укның берсе арысландай сугышкан Анагыр ханга барып тиде. Р.Сәгъди

4) Төзәлгән ноктага килеп, шул нокта урынын җимерү, тишү; яралау яки үтерү (ук, пуля, ярчык һ.б. тур.). --- бомба туп-туры йортка тимәгән, ул берничә метр гына читкәрәк төшеп шартлаган, ләкин шулай да почмакны актарып ташлаган. Ә.Еники. Аждаһага тимәгән уклар гөнаһсыз адәмнәрнең башына төшмәсен. Р.Батулла

5) Зарар итәрлек берәр нәрсә төшү, сугу. Малайлар белән уйнаганда, шары белән тисә, барысын да аяктан ега торган була. Әкият. Чүкеч тиеп авырттырган бармагын суырып торган Илдар --- энесенә күтәрелеп карамады. Г.Гобәй

6) Ток тәэсир итү. [Яшь чакны искә төшерү] Мортазинга юеш тәнгә электр тогы тигән кебек тәэсир итте. Г.Әпсәләмов

7) Аз гына ягылу, буялу (буйый, пычрата яки ашый, ачыттыра, яралый торган нәрсәләр тур.). Мин бер генә өйне күрдем. Ишегаллары капкасыз, йөзлегенә буяу тимәгән тәрәзәләре җирдән хәтсез биектә. К.Кәримов. – Син, килен, нигә шул хәтле тутырып карыйсың? Әллә битемә корым тигәнме? – дип уңайсызланып калды, бит очлары тагын да алсуланыбрак киттеләр. Гөлшаһидә

8) Зыян китерү, зарарлау; бераз пычрату (корткыч бөҗәкләр, гөмбәчекләр һ.б. тур.). Буй җитмәслекләре дә бар алмаларның. Андыйлар, үз тиңнәрен көтә-көтә, алмагачында кортлый. Корт тимәгәннәре көзенә кадәр агачында кала. З.Мәхмүди. Күнгә көя тигән

9) Җигелгән хайванның дирбияләре җайсыз ятып, аның тиресен җәрәхәтләү, чиләндерү. Сөякләр итсез тирене шулай тиз тишеп чыгалар икән. Колхозда ябык атларга да шулай камыт тия, муеннарын чиләндерә торган иде. Х.Камалов. Ат ябыкса, аңа һәрвакыт камыт, ыңгырчак тия торган була. Ф.Галиев

10) Кемне дә булса кул белән җәберләү, кыйнау-сугу; кемгәдер һөҗүм итү. Кызга тимәгән, ягылмаган, бары чын күңелдән сөйләшергә генә теләгән. Х.Камалов. Без аның белән бик ныклап сөйләштек инде, курыкма, энем, тимәс. Әгәр ялгыш кына кул тидерсә дә, килеп, Мәдинә апаңа әйт. В.Нуруллин

11) Берәр нәрсәгә рөхсәтсез кагылу, аны алырга омтылу. Хәзер инде төрле-төрле тавышлар яңгырый: – Тимә минем мендәргә... – Үз мендәрең белән сугыш... С.Поварисов. Нинди коралга тотынсам да «тимә» дип әйтүче булмады. Ф.Яхин // Берәр нәрсәдән рөхсәтсез файдаланырга тотыну, урлап ашау. [Шәмси:] Күмәчләрен инде калдырып китсәм, песи-мазар тияр микән? М.Фәйзи. Малга бүре тия, салам вә игенне бик урлыйлар. Г.Ибраһимов

12) Урлау яки талау. Биредә ат караклары яшәгән, алар халыкныкына тимәгән, әмма дәүләтнекен үзенә кирәгенчә басып алганнар. Ф.Бәйрәмова. Иптәшләре белән кибетчене бәйләп салып, кыйнап, кибетен талап чыкканнар. Минем малай сукмаган да, әйберенә дә тимәгән, барыбер судья ышанмады. И.Сираҗи

13) Кабып карау; тату. Шул инде, аз гына аракыга авызы тисә, нишләгәнен белми. Х.Камалов. Азгын сыерларны, авызы ашлыкка бер тисә, сумаладай ябышып кала торган сарыкларны көтүдә чыбыркысыз тыям димә. Н.Әхмәдиев

14) Сәламәтлеккә зыянлы тәэсир итү. Авылда шундый көчле радиация булгач, ничек соң сиңа тимәгән ул? Ф.Бәйрәмова. Максут хатыны Кәшифә апаны аңсыз килеш район хастаханәсенә алып киткәннәр, уф, үпкәсенә суык тигән. Г.Якупова

15) Нинди дә булса берәр нәрсәнең билгеле бер тәэсире (файда яки зыяны) булу. Менә шулай бәхетле генә яшәп ятканда, Таңсылуның әбисе авырып киткән: тамагына ашамаган, төннәрен йокламаган. Докторлар чакырып караганнар – аларның да ярдәме тимәгән. Ф.Яруллин. Без урнашкан өйгә янгын тимәгән. Ф.Сафиуллин

16) Өлешенә туры килү, эләгү, тиеш булу; насыйп булу. Сыек шулпа һәркемгә берәр касә генә тиде. А.Хәсәнов. «Күгәрчен сөте» дигән романына һәм шул ук тышлыкка сыйган хикәяләренә гонорар алгач, малаена велосипед бүләк итмәкче иде ул, мәрхүм. Ләкин велосипедка җитәрлек тә акча тимәгән. Ф.Баттал

17) Билгеле бер урын, мөмкинлек, форсат һ.б. булу. Иркенләп сөйләшергә вакыт тимәгән иде, менә хәзер генә икәүдән-икәү калдылар, Гайнан аңа сугышчан бишлекләрне оештыруның барышы турында тулырак сөйләде. Г.Әпсәләмов. Билалов, шушы арада гомуми җыелыш үткәрергә кирәк, дигән фикергә килде. Силушкин командир булганнан бирле, нигәдер форсат тими. С.Шәрипов

18) Көтмәгәндә, очраклы рәвештә ниндидер уңайлылык туры килү. Милиционерлар тыз-быз чаба, Президент парахутына ук утыру бәхете тимәгән эреле-ваклы җитәкчеләрнең күзләре Кабан күленә төбәлгән. Т.Миңнуллин

19) Билгеле бер кардәшлек бәйләнешендә булу. Ул безгә әллә әткәй, әллә әнкәй ягыннан кардәш тия. Г.Әпсәләмов. Аның Аннасы безгә туган тия. М.Хуҗин

20) Нәрсәнең дә булса эшен туктату, гамәлдән чыгару, бетерү яки тәнкыйтьләү. Әгәр дә иске советка тимичә, яңасын сайласаң? И.Гази. Хөкүмәткә тимә син, диде, аның нигезе какшарлык түгел, карт имән чересә дә тамыры нык була, диде, аның кулында армия, банк, телеграф, аның кулында каратель органнары, диде. М.Хәсәнов

21) диал. Башлыча кебек, күк, шикелле сүзләре яки -дай/-дәй, -тай/-тәй кушымчалы сүзләр белән килеп, «тоелу» дигән мәгънәне аңлата. Күктә якты-якты йолдызлар күп. Иң яктысы син күк тиясең. Ш.Маннур. Балаларга мәктәп ишек алды чирәмендә җыелышу кызыграк тиеп китте. Г.Бакиров

22) күч. Психикага, күңелгә һ.б.ш.га начар тәэсир итү. Егетнең сүзләрендә дә, кыланмышларында да янында торган хатыннарны баласыту, үртәү ярылып ята – бигрәк тә шунысы күңелгә тия иде. М.Маликова. Дистәләрчә күзләр карап торганда, кәкре кабырга хәтле хатынның йодрык селтәве шофёрның мин-минлегенә тиде. Ф.Яруллин

Тисә – кошка, тимәсә – бушка к. тисә – тияккә, тимәсә – ботакка. Тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка к. тисә – тияккә, тимәсә – ботакка. Тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка – бу безнең принцип түгел. Г.Әпсәләмов. Аппаратта әллә ниткән «помеха»лар бар иде, шуларның берсендә «бугазы» дигән сүз дә ишетелгәч, Әркәшә, тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка, дигәндәй, Аллага тапшырып, беренче тотылган шифрограмманы ачты. М.Мәһдиев. Тисә – тиенгә, тимәсә – куянга к. тисә – тияккә, тимәсә – ботакка. Аларга «штурмовщина» вакытында, тисә – тиенгә, тимәсә – куянга, дигәндәй, тагын да өстәнрәк бирелгән күрсәтмәләрне үтәргә генә кирәк. И.Гыйләҗев. Тисә – тияккә, тимәсә – ботакка Эшнең теләгәнчә килеп чыгуына игътибар итмәү, нәтиҗәсен уйламау турында. Ул, мулланың сүзе бетәр-бетмәс, күзләрен төшереп, йөзен җитдиләндерде дә, берәр минут уйлаганнан соң, Җаббарның күзенә шелтәле бер караш ташлады: – Мулла Җаббар агай, сез һәрвакыт «тисә – тияккә, тимәсә – ботакка» дигән кебек сөйлисез. Г.Ибраһимов. Тисә – тиенгә, тимәсә – тияккә к. тисә – тияккә, тимәсә – ботакка. Фатыйма карчык аңа тагын бертын карап торды да, тисә – тиенгә, тимәсә – тияккә, дигәндәй, әйтеп куйды ---. М.Кәбиров. Тия керү к. тия узу. Хөсәен абзый, авылыңа үтешли тия кер. Һ.Такташ. Тия узу Юлда, берәр җиргә барышлый, узышлый кемгә булса да кереп чыгу, кагылу. Китәр алдыннан Алексейга тия уз. Ул синең белән авылдагы эшләр турында сөйләшергә тели. К.Нәҗми

Тиеп алу Кыска вакытка, тиз генә тию. Шунда аның иреннәре ханымның колак яфракларына тиеп алды, кыска итеп киселгән чәчләре битен кытыклады. Ф.Яруллин. Бурзай, ни микән бу диптер инде, иң элек боз кебек салкын борыны белән моның шәрә тәненә тиеп алган ---. Ф.Садриев

Тиеп карау Тиергә тырышу. Безнең кызларга тиеп карасын, арт сабагын укытырбыз! Р.Хәбибуллина. Ә караучысыз калган товарларга ник берәрсе тиеп карасын! Ф.Мөслимова

Тиеп китү Аз гына тию. Кортларыбыз канаты тиеп киткән һәр үлән, һәр чәчәк сафлана, яшәрә, серкәләнеп, яшәреп кала. А.Хәсәнов. Шытып килгән яшь үләннәргә кулы тиеп киткәч, башыннан әтисе сыйпап куйгандай булды. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә