ТИШҮ ф. 1) Тишек ясау; тишек барлыкка китерү. Авыл тирәсендә дистәгә якын скважина гына тиштеләр. А.Тимергалин. Шуннан бер ай чамасы үткәч, төнлә өйләренә кайтып килгән чагында, артыннан таш җибәреп, Ханәфинең башын тиштеләр. В.Нуруллин 2) күч. Сер булырга тиеш, сөйләргә ярамаган нәрсәне кемгә булса да әйтү, белдерү. Бабай кычкырып елап җибәрде: – Сөйләмә, остазбикә, карчык бәддогасы... – дип, елап, кайгысыны тиште. Г.Исхакый. Чит кешегә әйтеп булмый, беркемгә дә сөйләмәскә ипи тоттырып ант иттергәннән соң, бу хакта ул үзенең хатынына тиште. Ф.Садриев Тишә бару Эзлекле рәвештә бер-бер артлы тишү Тишә башлау Тишәргә тотыну. – Тауны тишә башласаң, су фонтан булып ургылып чыгачак та авылны юып китәчәк икән, – ди. М.Яһудин. Мин сандык төбендәге бер тишекне фанер кисәге белән кагып та куйган идем, күрәсең, тычкан яңа тишек тишә башлагандыр. Т.Нурмөхәммәтов Тишә язу Чак кына тишми калу. Латыйфи буе белән безне сокландырмакчы булып үрә баскан иде, баш түбәсе түшәмне тишә язгач, лып итеп урынына утырды. М.Хуҗин. Ә менә үзе аткан чөгендере, өч мәртәбә кире тәгәрәп, аның башын тишә язды. Ф.Садриев Тишеп бару Тоташтан, рәттән тишү Тишеп бетерү Барысын да тишү; тәмам, нык тишү. Чалбарымны ертып, ботинка табаннарымны тишеп бетердем. А.Хәсәнов. --- тишек-тошык лапас стеналарыннан учма-учма тулы ай нуры эчкә үтеп керә дә, каралып, корт тишеп бетергән иске бүрәнәләргә төшеп уйный. Х.Мөдәррисова Тишеп карау Тишергә тырышу, тишергә омтылыш ясау; тишеп тикшерү. Я, подполковник, маңгай белән стенаны тишеп кара инде! Г.Әпсәләмов. Алар бер-бер артлы геолог Зәйнуллин белән күрешеп чыктылар. --- Сөйләшә торгач, тегермәнче ничектер бик серле итеп: – Тишеп карадыгызмы соң әле, Зәйнуллин иптәш? Ничегрәк? Булырлыкмы? – диде. Н.Фәттах Тишеп кую Алдан тишү; тишекле итү. Көне билгеләнгәч, ул --- Рөстәм машинасының дүрт тәгәрмәчен дә тишеп куярга әмер бирде. К.Кара. Шуннан соң кесәсеннән нәни пәкесен ала да алма салырга дип бирелгән сумканың төбен тишеп куя ---. Т.Нәҗмиев Тишеп тору Әледән-әле тишү яисә гел тишү Тишеп чыгу Башыннан ахырына кадәр тишү; һәрберсен бер-бер артлы тишү |