ТИШКӘЛӘ’Ү ф. 1) Күп җирдән, күп мәртәбә һәм тәртипсез тишү. Муса йөзен кая яшерергә белми, кайнар ком бөртекләре битләрен инәдәй тишкәли. Г.Әпсәләмов

2) күч. Нәрсә яки кем турында булса да хәбәр җиткереп тору. Укудан бушаган арада, күрше малайларына күз-колак булырга күнеккән Надя Мироновнага карчыкларның тәртибе турында «тишкәләп» торды. Р.Гаязетдин

Тишкәләп бетерү Тәмам тишкәләү, бик нык тишкәләү. Абый, бу пирогны ни эшләп алай тишкәләп бетергәннәр? А.Алиш. Капчыкны чукып тишкәләп бетерерләр, өйалдына гына куйыйк. Ф.Яруллин

Тишкәләп тору Әледән-әле тишкәләү яисә гел тишкәләү

Тишкәләп чыгу Барысын да рәттән тишкәләү. Иске обойларны стенадан куптару өчен, башта махсус энәле валик белән йөреп тишкәләп чыгып, пар өрә торган җайланма белән дымландырырга мөмкин. Кәеф ничек?

Тишкәли башлау Тишкәләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә