ТИШКӘЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. тишкәләнү . Тояклардан тишкәләнгән чана эзен баһадир көпчәкләр тигезләде. К.Кәримов

2) Күп урыннан һәм тәртипсез рәвештә тишелү. --- ул тишкәләнгән казан өстен учы белән сыйпаштырды, --- казан астындагы сүнеп бетмәгән кисәүләрне алып аткалады. Х.Камалов

Тишкәләнеп бетү Бөтенләй тишкәләнү; тәмам тишкәләнгән хәлгә килү. Билендә исә таушалып, иләнеп, пычрап һәм утлы куз төшеп көеп, тишкәләнеп беткән күн алъяпкыч булыр. Н.Фәттах. Тишкәләнеп беткән эшләпәне күреп, артистлар дәррәү көлә башлый. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә