ТИШЕМ и. 1) Табигый яки махсус ясалган тишек. Түгәрәк әйбернең яки әйбердәге тишемнең диаметрын кронциркуль ярдәмендә үлчиләр. Физика

2) Тишексыман ачыклык. Курайчылар да аны җыйганда, тишемнәр уйганда, белер-белмәс көйләренә байтак үлән курайны исраф итәләр. Ф.Фәткуллин. Озак та үтмәде, бораулап ясалган боз тишемендә чәбәләнгән балык башы күренде. Ф.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә