ТИШЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. тишү . Балкага винт урыны тишелде. Ф.Кәрим. Шулай итеп, эреле-ваклы өч тишек тишелде, әмма берсе дә кызлар теләгәнчә үк килеп чыкмады. Ф.Мөслимова

2) Нәрсәдә дә булса тишек барлыкка килү. --- менә сиңа утын кирәк, өстеңә кирәк, түбәң тишелгән, аннан су үтә, балаңның аягына кирәк, хатыныңның пальтосы тузган. Г.Бәширов. Хатыннарның битләре корымланган, тез турындагы оеклары тишелгән. А.Гыйләҗев

3) Шытып чыгу, шыту; үсеп чыгу. Арыш уҗымы тишелгән вакытта шәмәхә кызгылт була. М.Мәһдиев. Корыда озак вакытлар тишелә алмый яткан бөртек, дым булу белән шытып, үсеп киткән кебек, Гөлзаданың күңеле аңа карата кайнар хисләр белән тулды. Ф.Садриев

4) диал. Борын төртү, борнау, күкәйдән чыгу (кош балалары тур.). Артык түгел, ким түгел – Тишелеп чыктылар бүген Ун күкәйдән ун бәпкә. К.Нәҗми

5) Шештән, чуаннан яки сызлавыктан эрен агып чыга башлау. Шул вакытта ук шеш тулган булган икән, инде менә тишелде. Н.Гыйматдинова. Эренләгән чуан тишелмичә калмый бит... Р.Юныс

6) күч. Беленү, билгеле булу; фаш булу, ачылу. Көзлектә аның шул чучкасы үлде. Ләкин Әблиев аны суйган атлы итте дә мәктәптә --- завхоз вазифасын үтәүче егеттән район үзәгендәге ашханәгә тапшыртты. Авыл җирендә кемнең морҗасыннан нинди төтен чыкканына хәтле билгеле булганлыктан, бу тишелде. Р.Кәрами

Тишелә бару Торган саен күбрәк тишелү, булган берсе рәттән тишелү. Соңгы көннәрдә явым-төшемнәр кыр эшләренә комачауласа да, моңа сөенергә генә кирәк: әүвәл чәчелгән участокларда орлыклар бик матур тишелә бара ---. Безнең Чирмешән

Тишелә башлау Тишелергә тотыну; тишелү билгеләре күренү. Әмма дошманнар ул алып кайткан байлыкның күп укылудан тишелә башлаган газета кисәге икәнлеген белмәгәннәр. Ф.Яруллин. Чиста ак күлмәгем бар, ә менә пинжәгем бик хөрти. Җиң очлары сүсәргән, җитмәсә, бер терсәге дә тишелә башлаган. Идел

Тишелеп бетү Тәмам, бик нык тишелү; барысы да тишелү. Врач Зарипов аңа каршы: – Әйе, аякка бастыра алмыйбыз, – диде, – әмма аны ул килеш ничек өенә озатасың? Ята-ята аркасы, янбашлары тишелеп беткән. Ф.Яруллин. Күлмәге белән чалбары таушалып-тишелеп беткән, йөзе кап-кара корымда. З.Мәхмүди

Тишелеп килү Акрынлап, аз-азлап тишелү. Әле күптән түгел генә утыртылган бәрәңге хәзер менә күпереп тишелеп килә. Ф.Хөсни. Кыярлар юньләп үсми, кишерләр дә авырлык белән генә тишелеп киләләр. Татарстан яшьләре

Тишелеп китү Кинәт тишелү. Җиргә сеңдек. Әгәр дә ярылса, тишелеп китсә, бу афәттән шунда кереп качуны мең тапкыр өстенрәк күрер идек. Ф.Яхин

Тишелеп чыгу Бөтенләй, үтәдән-үтә тишелү. Чалбарның тез башы тишелеп чыккан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә