ТИШЕЛЕШ и. 1) Ашлыкның шытып чыгу процессы. Нәфисә, --- кырга еш кына чыгып, бодай тишелешен күзәтә. Г.Бәширов. Шулай ук туфракны, игеннәр җыеп алынгач, көздән үк тирән сукалау җир катламы астына эләккән склероцийларның тишелешен тоткарлый. Агулы үсемлекләр

2) а.х. Чәчелгән ашлыкның шытып, тишелеп чыгу ешлыгы; шытымның орлык бөртекләре санына нисбәте. Белешмә графасына язганчы, кыз Вәзыйхка карады: «Саратовская–29»ның тишелеше 77 процент кына», – диде. Х.Камалов. Аннан соң пыяла шкафка урнаштырып, орлыкларның тишелешен тикшергәннәр. Х.Садри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә