ТИШЕ’К-ТОШЫК җый. и. 1. 1) Һәртөрле тишекләр, ерык-ярыклар, ачыклыклар. Икенче көнне дә кыр куяны Нуяк качар өчен тишек-тошык эзләп көн үткәрде. Р.Батулла. Ниндидер уртак фикергә киленгәч, Силушкин старшина белән замполитка эндәште: – Рота дәресләрдә чакта бөтен тишек-тошыкларны, чардакны, кочегарканы, каптёркадагы чемоданнарны --- тикшереп чыгыгыз. С.Шәрипов 2) күч. Җитешсезлекләр, нәрсә дә булса җитенкерәмәгән урыннар. – Сөйләмә дә! – диде Хуҗи. – Теге «ярдәмче» сыерларны сатып-нитеп, кайбер тишек-тошыкны томаларбызмы әллә дигән идем. М.Хәсәнов 2. с. мәгъ. Һәртөрле тишекләр булган, ерык-ярыклар, ачыклыклар барлыкка килгән. Беренче мәхәббәт чаткылары кабынган чакта, мин тишек-тошык киемнән, кызлар белән шаярасы урында, күбрәк дөнья мәшәкатьләре турында уйлый идем. Ә.Рәшит. Салам белән ябылган түбәләре тишек-тошык булса да, ишле мал торган абзарда җылы иде. Н.Әхмәдиев |