ТИШЕКЛЕ с. 1) Тишелгән яки табигый хәлендә дә үзендә тишек була торган. Музей курайларының берсе, әллә ясалып бетмәгән иде, бер генә тишекле булып чыкты. Р.Батулла. Диңгез буенда ял итүчеләр яр читендә тишекле түгәрәк таш тапсалар, үзләрен бәхетле саныйлар, үзләренә бәхет юрыйлар. Г.Рәхим 2) Тишекләре күп булган, тишкәләнгән. Әнә урам коймасы өстеннән Газдалның вак-вак тишекле ак капрон эшләпәсе күренде. Ф.Садриев. Бу балыкны бер-ике мәртәбә вак тишекле иттарткычтан үткәрегез дә котлет әвәләп ашагыз. З.Мурсиев ◊ Тишекле бер тиен к. тишек бер тиен. Ильясның монда кирәге – тишекле бер тиен. Монда аны кызганып, үксез баланы рәнҗетмәс өчен, ярдәм итәр өчен, шәфкать йөзеннән, Ходай каршында савап өчен генә сыендырдылар. Ә.Баян. Тишекле бер тиен кебек әйләнеп кайту к. тишек бер тиен кебек әйләнеп кайту. Мескен Захарычның сүзләре алтын булганнар икән. Авыл белән тамга җыйган булдык. Приговор бирдек. Берсе дә эшкә ашмады, тишекле бер тиен кебек кайтып та килгән. Т.Гыйззәт |