ТИШЕКЛӘ’Ү ф. 1) Махсус рәвештә тишү; тишекләр ясау. Килгәндә, һәрберсе, салганда ук өстен бармак белән тишекләп, остабикәгә дип билгеләнгән берәр бөтен икмәк күтәреп килер иде. Гали Рәхим. Тәрәзәләргә тишекләп чигелгән пәрдәләр эленгән. Туганайлар 2) Күп җирдән тишү; тишкәләү. Койманы тишекләү Тишекләп бетерү Нык тишекләү Тишекләп карау Сынау өчен тишекләү Тишекләп кую Алдан ук тишекләү, тишекләнгән хәлгә китерү. Комлыкның нигезенә калын полиэтилен плёнка, геотекстиль, тротуар плиткасы, хәтта алдан тишекләп куелган фанера салырга мөмкин ---. Туган як Тишекләп тору Даими рәвештә тишекләү; хәзерге моментта тишекләү Тишекләп чыгу Булган берсен рәттән тишекләнгән хәлгә китерү Тишекли башлау Тишекләргә керешү |