ТИШЕКЛӘНҮ ф. 1) кайт. юн. к. тишекләү . Яңа чүпрәдән куйган чемердәп торган йөгерек камырның әчкелтем тәмле исе борын эчләренә үтеп иркәләде, чаж итеп кызу табага коелуы, ничек итеп пыш-пыш килеп тишекләнеп кыбырдап-кыбырдап алуы[н], --- ишетеп --- ятты карт. Х.Мөдәррисова 2) төш. юн. к. тишекләү . Төбе берничә җирдән тишекләнгән чиләк бакчада аунап ята 3) күч. Хәтер тузу. Картаелды инде, хәтер дә тишекләнде Тишекләнә башлау Тишекләнергә тотыну Тишекләнеп бетү Тәмам, бик нык тишекләнү. Карчыклар Сәүрә карчыкны мөнәҗәт әйтергә кыстый башладылар. – Кая ул, ю-ук, хәтерем начарланды. Диһенем тишекләнеп бетте инде. Бернәрсә хәтеремдә калмай. М.Юныс. Әллә, киресенчә, шулай кулдан кулга күчә-күчә, тикшерелә-тикшерелә тишекләнеп беткәнме ул [эскәтер]? А.Хәлим |